Бүген, 18 июньдә, Республика белән идарә итү үзәгендә хөкүмәтнең оператив киңәшмәсе үтте. Аны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алып барды.
Киңәшмәдә яңгыраган темалар турында кыскача:
* Радий Хәбиров Башкортстан халкын Салават районына, Салават Юлаевның туган авылы урынында ачылган яңа тарихи-мемориаль комплекска чакырды. 16-17 июньдә паркны ике меңнән артык кеше күргән.
* Радий Хәбиров сабантуйларда эчкечелек темасына әйләнеп кайтты, әмма бу юлы уңай якны билгеләде. Салават һәм Бакалы районнарында дистәләгән мең кеше кунак булды һәм бер генә эчкече дә булмады, диде ул.
* Төбәк җитәкчесе “Салават җире” комплексын ачу тантанасында аның китүеннән соң ук бәдрәфләрне ябылганлыгы турындагы мәгълүматны тикшерергә кушты.
* ЮНЕСКО эшләре буенча Башкортстан комитетының яңа башкарма директоры итеп Рената Локманова билгеләнде.
* Башкортстанның 96 чыгарылыш укучысы БДИны 100 баллга тапшырган.
* Хәбиров урман янгыннарында гаеплеләрга катгый җәза бирергә кушты. Бүгенге көндә республика урманнарында җиде янгын чыккан.
* Уфаның 450 еллыгына Русия һәм республика эстрадасы йолдызлары катнашлыгында тантаналы чаралар шәһәрнең өч ноктасында узачак: Ленин исемендәге һәм “Моторостроитель” мәдәният йорты каршында мәйданнарда, шулай ук “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында.
* 2025 елда Уфаның Кузнецов Затонында 2200 урынга исәпләнгән мәктәп ачылачак. Бу Идел буе федераль округында иң зур мәктәп һәм Русиядә иң эреләрнең берсе булачак.
* Александр Сопин – “Башкортостан” полкының танк батальоны командиры – генерал Шәйморатов орденын алды.
* Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесе Александр Куренков Башкортстан коткаручыларының әзерлегенә югары бәя бирде.
* Хәбиров мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен “Салют” үзәге өчен белем бирү җиһазлары сатып алырга кушты. Хәзер анда капиталь ремонт бара, эшләр вакытында алып барыла.
* Халыкара спорт көрәше үзәген һәм ишкәкле слалом өчен корылмалар комплексын 2024 елның август ахырына тапшырырга планлаштыралар. Фехтование үзәге октябрьгә файдалануга тапшырылачак.
* Башкортстан Башлыгы җиһазландырылган пляжлар санын арттырырга кушты. Әле 161 рәсми пляж ял итүчеләрне кабул итүгә әзер.
* Башкортстанның җәйге лагерьларына балаларны 079/у белешмәсенең яңа формасы буенча кабул итәләр. Белешмәне сәламәтләндерү оешмасына килүгә өч көн кала бирәләр. Бу җәйдә ял итүче балаларның сәламәтлеген 133 табиб һәм фельдшер, шулай ук 317 шәфкать туташы күзәтәчәк.
* 2023-2024 уку елы нәтиҗәләре буенча Башкортстанның 52 укучысы Бөтенрусия укучылар олимпиадасында призер булды. Бу олимпиада хәрәкәтендә катнашу чорында республиканың иң яхшы нәтиҗәсе. Төбәкләр рейтингында без 10нчы урыннан 6нчы урынга күтәрелдек.
* Бу җәйдә Уфада “Евразия йөрәге” халыкара фестивале, Агыйдел елгасы яры буенда колоннада ачу тантанасы һәм “Вакыт елгасы” театральләштерелгән тамашасы кебек зур чаралар узачак.