Бүген, 18 июньдә, атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кыска вакытлы ялга туган ягына кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларга генерал Шәйморатов орденнарын һәм медальләрен тапшырды.
Хәрби хезмәткәрләр генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләренә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен лаек булдылар.
Төбәк җитәкчесе аларга лаеклы хезмәт итүләрен һәм куелган бурычларны үтәгәннән соң өйләренә кайтуны теләде.
– Алгы сызыктагы безнең егетләргә республикадан җылы сәламнәр җиткерегез. Без алар өчен бик борчылабыз һәм өйгә кайтуларын көтәбез, – диде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, бөтен көчебезне хәрбиләргә, аларның туганнарына һәм якыннарына ярдәм итүгә юнәлтәчәкбез.