Барлык яңалыклар
Яңалыклар
18 июнь , 12:21

Александр Куренков Уфага килде

Аны Радий Хәбиров каршы алды.

https://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бүген, 17 июньдә, Башкортстанга эш сәфәре белән Русиянең Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать афәтләре нәтиҗәләрен бетерү буенча министры, генерал-лейтенант Александр Куренков килде.

Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җитәкчесен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров каршы алды.

Александр Куренков республика башкаласында Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге органнары һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең суд-эксперт учреждениеләре эшчәнлеген камилләштерү мәсьәләсе буенча Бөтенрусия җыены эшендә катнашачак.

Шулай ук министр программасында – Республика белән идарә итү үзәгенә бару һәм янгын-коткару һәм махсус техника тапшыру.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: