Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июнь , 10:39

Эссе һава торышы дәвам итә

Җиләс көннәр сагындыра башлады...

Республикада кыска вакытлы яңгырлар белән эссе һава торышы сакланачак. Атна башына булган фаразларын Башгидромет синоптиклары җиткерде.

Бүген, 17 июнь көнне, күк күкрәп кыска вакытлы яңгыр явып узачак, кайсыбер районнарда боз явуы да ихтимал. Җил  талгын, ара-тирә көчәючән. Һава температурасы көндез +28,+33° градус тәшкил итәчәк.

Сишәмбе көнне, 18 июньдә, шулай ук күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явап узарга мөмкин. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан,  күк күкрәп яңгыр яуганда көчәючән. Һава температурасы төнлә +14,+19°, кайсыбер төньяк һәм көнчыгыш районнарда +9° градуска кадәр төшәчәк, көндез +27,+32°. 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: