Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 июнь , 16:45

Һава торышы бозыла!

Сак булыгыз! Синоптиклар давыл чыгуын фаразлый. 

Mash Batash Телеграм-каналы.
Фото:Mash Batash Телеграм-каналы. 

Башкортстан буенча  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һава торышы бозылуы турында кисәтәләр.

Ведомство хәбәре буенча,  иртәгә, 18 июнь көнне, төбәктә күк күкрәп яңгыр явуы, җил  тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәеп, давыл чыгуы фаразлана. 

Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгы шторм вакытында хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә чакыра.  

Бәлагә-фәлән юлыккан очракта ашыгыч хезмәтләр телефонына шалтыратыгыз. Мобиль (стационар да)  телефоннан бердәм 112 номеры буенча экстрен хезмәтләрне чакыртырга була. 01 (101) номерын җыеп янгын сүндерүчеләрне һәм коткаручыларны чакыртырга мөмкин. 

Берүк сак булыгыз, дуслар! 

Чыганак: gorobzor.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: