Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 июнь , 09:22

Ял көннәрендә дә шулай эссе булырмы?

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген, 14 июнь көнне, явым-төшем көтелми. Җил көньяктан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы  көндез +30, +35 градус эссе.

Шимбә көнне, 15 июньдә, урыны белән күк күкрәп, кыска вакытлы койма яңгырлар явып узарга мөмкин. Җил көньяктан уртача тизлектә, урыны белән көчле давыл чыгу ихтималы бар. Һава температурасы төнлә +17, +22 градус. Көндез шулай ук +30, +35 градус эссе фаразлана.

Якшәмбе көнне, 16 июньдә,  шулай ук күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Җил  көньяктан талгын, урыны белән көчәергә мөмкин. Һава температурасы төнлә +16, +21 градус. Көндез +30, +35 градус булмакчы диләр күк канцеляриясе белгечләре. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: