Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 июнь , 22:58

Сыр пешерүчеләр көч сынашачак

26-28 июньдә Уфада “Иң яхшы сыр җитештерүче” номинациясендә “Һөнәре буенча иң яхшысы” дип аталган бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы үтәчәк.

Сыр пешерүчеләр көч сынашачак
Сыр пешерүчеләр көч сынашачак

26-28 июньдә Уфада “Иң яхшы сыр җитештерүче” номинациясендә “Һөнәре буенча иң яхшысы” дип аталган бөтенрусия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы үтәчәк.

Анда Башкортстанның сыр җитештерүчеләр катнаша ала. Алар «Адыгейский» сырын эшләүдә көч сынашачак.
- Әлеге конкурс - тәҗрибә алмашу гына түгел, ә җитештерүчеләргә федераль дәрәҗәдә үзләрен күрсәтү һәм 1 млн сумлык төп бүләк өчен көрәшү мөмкинлеге, – ди БР сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев.
Конкурс сыр пешерүчеләрнең һөнәри белемнәрен тикшерүгә, илдә сыр пешерүнең иң яхшы тәҗрибәсен таратуга, сыр пешерүчеләрнең эшен күрсәтүгә, әлеге һөнәр буенча уку һәм эшкә урнашуга яшьләрне җәлеп итүгә  юнәлтелгән. Ярышлар Башкорт дәүләт аграр университетында ( Уфа шәһәре, Һәдия Дәүләтшина бульвары, 6 к.1 адресы) узачак.
Төбәк этабында җиңүчеләрне акчалата бүләкләр көтә:
1 урын - 50 000 сум;
2урын - 30 000 сум;
3 урын - 15 000 сум.
Конкурсның төбәк этабында җиңүче иң яхшы сыр җитештерүчеләр Башкортстанны Бөтенрусия финалында тәкъдим итәчәк. Ә  анда җиңүче 1 млн сум алачак.
Конкурсның төбәк этабында катнашу өчен электрон адреска гариза җибәрергә кирәк [email protected] 2024 елның 24 июньенә кадәр.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: