Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 июнь , 12:51

Матбугатка язылу көне күңелле үтте

Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәрләре көне алдыннан Уфада -  “Матбугатка язылу көне” үтте.  

Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Матбугатка язылу көне күңелле үтте

Йолага әйләнгән чара барышында Матбугат йорты алдындагы мәйданчык гөрләп торды. Һәр редакция үзенең өстәл-күргәзмәсен әзерләгән иде. Басмаларга язылырга теләүчеләр аларның һәркайсы янында туктап, вакытлы матбугат белән якыннан танышты. Ә гәзит-журналларны яхшы белгәннәр, алардан аерылмаганнар, үзләренең яраткан басмаларына язылырга ашыкты. Беренчедән, әлеге вакытта ташламалы хакка язылу декадасы бара. Ә икенчедән, нәкъ шул көнне чарада язылучыларның квитанцияләре бүләк  уйнатуда катнашты. “Добрая подписка” акциясе дә оештырылды. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрен, тыл хезмәтчәннәрен, туганнарын басмаларга яздырырга мөмкин иде.

Шулай ук халык осталарының милли стильдәге бизәнү әйберләрен сатып алырга мөмкин иде. Бәйрәмдә гадәттә үз компьютеры алдында башын да күтәрми утырган журналистлар белән дә иркенләп аралашу, сөйләшү, истәлеккә фотоларга төшү мөмкинлеге булды.Озак еллар гәзитебезнең тугры дуслары булган әбүнәчеләребез белән сөйләшү, аларның фикерләрен, тәкъдимнәрен ишетү безнең өчен дә бик фәһемле булды.
Бу вакытта инде бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды. Ул язучы, журналист, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Шаһит Ходайбирдин һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе урынбасары Елена Арямнова, Башкортстан иҗтимагый палата аппараты җитәкчесе Элина Гатауллина һәм “Башкортстан республикасы” нәшрият йорты җитәкчесе вазифасын башкаручы Рәсүл Сәфәргалиев журналистларны бәйрәм белән котлады.

– Безнең журналистлар сынатмый, ­-диде Елена Арямнова. - Ил күләмендә үткәрелгән конкурсларда урыннар яулый. Махсус хәрби операция башлангач, идеологиянең алгы сызыгына басты. Хезмәт эшчәнлегендә зур уңышларга ирешүчеләргә тармак бүләкләрен тапшырды.

Чарада шулай ук Башкортстан журналистлар берлегенә яңа әгъзалар кабул ителде.

Бәйрәмнең җырлы-моңлы өлеше дәвам итте. Республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары катнашлыгында зур концерт башланды. Һәр редакция үз артистын чакырган иде. Алар арасында Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова һәм Башкортстанның халык артисты Гали Алтынбаев, Зилә Лира, Руслан Зөлкарнәев, Заһир Шаяхмәтов (Загир Байык), Ян Лира, Владимир Кузьмичев, Артур Туктагулов һ.б. бар иде. “Өмет” редакциясе турында җырчы –композитор, бик күп популяр җырларга көй язучы Флера Шәрипова сөйләде.

Бәйрәм кызган саен вакытлы матбугатка язылучылар саны да арта торды. Гомумән, чара барышында 250дән артык республика, район һәм шәһәр басмаларына язылдылар.

Һәм иң дулкынландыргыч минутлар җитте -“Башкортстан республикасы” нәшрият йорты бүләкләре уйнатылды. Төп бүләк – велосипед -бу юлы “Башкортстан кызы” журналына язылучы әбүнәчегә эләкте. Көнкүреш техникасын “Башкортстан кызы” һәм “Һәнәк”кә язылучы отты. Проводсыз наушник һәм  портатив зарядка “Өмет” һәм "Башкортостан" укучыларына эләкте. Шулай “Өмет”кә язылучы дусларыбызның берсе театрга билет отты! Гомумән, әлеге күңелле чарага килгән бер генә кеше дә буш кайтып китмәде.  Яхшы кәеф, матур аралашу, җыр-моң үзе зур бүләк бит.
Хөрмәтле дуслар, сез дә “Өмет”кә язылырга онытмагыз! 20 июньгә кадәр 10% ташлаама белән язылырга мөмкин бит.  

Бүгенге заман кешесенең тормышын интернетсыз күз алдына китереп булмый, әлбәттә. Әмма блогерлар журналистларны алыштыра алмаган кебек, интернет та басма сүз көчен алыштыра алмас. Чөнки без һәр хәрефебезне уйлап, тикшереп, күңел аша үткәрелеп язабыз. Әйе, без Гиппократ антын бирмибез. Әмма намус белән эшләү – безнең төп максатыбыз.

Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Матбугатка язылу көне күңелле үтте
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: