Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 июнь , 09:58

Юбилейны соңрак билгелибез

12 июнь – Уфаның туган көне. Аңа быел – 450 ел. Әмма юбилейны зурлап үткәрүне беразга кичектерделәр. 

https://vk.com
https://vk.com

Билгеле булуынча, 12 июнь – Уфаның туган көне. Аңа 1574нче елда нигез салынган һәм быел Башкортстан башкласына – 450 ел. Әмма бу юбилейны зурлап үткәрүне, беразга кичектереп, 31 августка күчерделәр.

“Тантананы күчерү карары шуңа бәйле булды: 12 июньдә башка зур бәйрәм – Русия көне билгеләнә, ә бездә Салават Юлаевның туган көне дә үткәрелә. Шуңа бу юлы барлык вакыйгаларны берләштермәскә булдык, чөнки, ни дисәң дә, юбилей – зур чара”, – дип аңлаттылар башкала хакимиятеннән.

Өстәвенә, шәһәр мэры Ратмир Мәүлиев әйтүенчә, җәй ахырына берничә мөһим объектны сафка кертергә ниятлиләр. Мәсәлән, Спорт көрәше үзәген һәм Инорс микрорайонында Ишү слаломы үзәге төзелеп бетәргә тиеш.

Моннан тыш, һава торышы да зур роль уйный. Ратмир Мәүлиев фикеренчә, август – һава торышы ягыннан чаралар үткәрү өчен иң уңайлы ай. Шулай ук августта Уфа халкы отпусклардан кайта, ә студентлар шәһәргә килә башлый. Димәк, чараларда кешеләр күбрәк катнашачак.

Ә чаралар бик күп. Республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә календарь планы әзерләнгән, аңа мәдәни-агарту, спорт чаралары, шулай ук яшьләр проектлары кергән – барлыгы 100дән артык чара, шул исәптән федераль дәрәҗәдә булганнары да шактый, дип хисап биргән иде Ратмир Мәүлиев апрель аенда Уфаның 450 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча чираттагы эшче киңәшмә барышында. Башкортстан башкаласының 450 еллыгына багышланган 40ка якын уникаль вакыйга Уфада беренче тапкыр уза, ә традицион фестивальләр һәм форумнар зуррак форматта оештырыла, диде ул.

31 августта Уфа мэры шәһәр халкын эстрада йолдызлары чыгышлары белән гаҗәпләндерергә вәгъдә итте. Аларның исемнәрен ул әлегә әйтмәде, әмма бәйрәмне федераль телеканалда туры эфирда трансляцияләү турында сөйләшүләр алып барылуын хәбәр итте.

Юбилейга әзерлек 2020 елда – ил Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйгач – башланды. Ул вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “бу без Уфаны үзгәртү, шул исәптән федераль үзәк ярдәме исәбенә шәһәрне заманчалаштыру, аңа яңа сулыш өрү һәм илнең терәк шәһәрләренең берсе итү өчен уникаль мөмкинлек алабыз дигәнне аңлата” дигән иде.

Чынлап та, соңгы чорда шәһәр туйга әзерләнгән йортны хәтерләтә: күп урында төзекләндерү, матурлау, заманча үзгәрешләр кертү эшләре бара. Чөнки, төбәк җитәкчесе әйтүенчә, Уфа заманча, шул ук вакытта үз йөзен саклаган һәм кешеләргә яшәү өчен уңайлы шәһәр булырга тиеш. Ә аның 450 еллыгы шәһәр халкы өчен генә түгел, ә республикада яшәүче һәркем өчен дә әһәмияткә ия. Чөнки Уфа калган шәһәр һәм районнарга үрнәк булып торырга тиеш.

Юбилей чаралары ел буе дәвам итәчәк. Зур проектлар аннан соң да туктамаячак. Ә юбилей елының иң зур вакыйгалары булып “Русия – спорт державасы” халыкара форумы һәм Русия белән Казахстанның төбәкара хезмәттәшлегенең XX юбилей форумы торачак.

 

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: