Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 июнь , 11:24

Уфадан Казанга поездда барып булырмы?

Әлеге сорау соңгы дистә ел эчендә берничә тапкыр кузгатылды инде. Һәм янә шул хакта.

Уфадан Казанга поездда барып булырмы?
Уфадан Казанга поездда барып булырмы?

Әлеге сорау соңгы дистә ел эчендә берничә тапкыр кузгатылды инде. Һәм янә шул хакта.

Русия тимер юллары Уфадан Казанга туры поездлар җибәрәчәк. Бу хакта Куйбышев тимер юлының республика буенча филиалы начальнигы урынбасары Виктор Новиков хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, пассажирлар Татарстанның башкаласына бер төн эчендә барып җитәчәк. Шулай да бер “әднәке”се бар: әлеге поезд 2026 елда гына йөри башлаячак ди.

Исегездә булса, 2017 елда “Федераль пассажирлар компаниясе” белгече Уфа-Казан поездының файда китермәячәген әйткән иде. Ул вакыттагы тимер юл инфраструктурасы ике шәһәр арасын 14 сәгать эчендә үтәргә мөмкинлек бирә, ә автобуста 7-8 сәгатьтә барып җитеп була иде.

2022 елда тимер юлы җитәкчелеге янә әлеге темага әйләнеп кайтты. Поездда бу араны якынча 15 сәгатьтә үтеп булырга тиеш. Киләчәктә вакыт 12 сәгатькә кадәр кыскарырга мөмкин. 2020 елга кадәр Ульяновск шәһәре аша үткән тимер юлы буйлап барганда 21 сәгать вакыт кирәк иде.

2022 елда Уфа – Казан арасында тиз йөрешле поезд җибәрү турында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров: “Бу татар һәм башкорт орнаментлары белән бизәлгән бик үзенчәлекле, кызыклы поезд булачак”, - дигән иде.

Былтыр Радий Хәбировның социаль челтәрендә туры поезд җибәрү турындагы сорауны бер ханым күтәрде. БР Транспорт министрлыгында аңа “Казан белән Уфа арасында автобуслар йөреп тора, самолетлар очып тора, шуңа күрә бу юнәлештә поезд йөртү кирәклеге юк” дип җавап бирделәр.

Казан белән Уфа арасын тоташтыручы тимер юлының озынлыгы 890 км булса, трассадан 530 км гына тәшкил итә. Шуңа күрә булырмы ул туры поезд, бер Ходай белә.

фото: srgazeta.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: