Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 июнь , 12:48

Иртәгә Матбугат йорты каршында бәйрәм була!

Чарага килеп, “Өмет”кә язылган кешеләр бүләк ота, журналистлар белән күрешеп-сөйләшеп, рәхәтләнеп аралаша ала.

Иртәгә Матбугат йорты каршында бәйрәм була!
Иртәгә Матбугат йорты каршында бәйрәм була!

11 июньдә Матбугат йорты каршындагы мәйданчыкта"Башкортстан Республикасы" нәшрият йорты Әбүнәчеләр көне үткәрә. Белүегезчә, әле гәзит-журналларга 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу бара. Чарага килеп, “Өмет”кә язылган кешеләр бүләк ота, журналистлар белән күрешеп-сөйләшеп, рәхәтләнеп аралаша ала.

Моннан тыш, республиканың мәдәният һәм сәнгать осталары катнашлыгында ямьле концерт та булачак.

Уфада һәм аннан читтә яшәүче дусларыбыз! Сез дә бу чарадан читтә калмагыз, килегез! Күрешербез, сөйләшербез!  

"Өмет"кә язылыгыз һәм бүләкләр отыгыз! Язылучылар арасында кыйммәтле һәм истәлекле бүләкләр уйнатыла!

Үзегез язылып өлгергән булсагыз, "Өмет"кә подписканы якын кешеләрегезгә, дусларыгызга бүләк итә аласыз.

Бәйрәм төгәл сәгать унда башлана. Матур күлмәгегезне киегез, якын дусларыгызны алыгыз да килегез! Көтәбез!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: