Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 июнь , 11:15

Эшләүче пенсионер отпускысын озынайта аламы?

Картлык буенча страховка пенсиясен алам, әмма эшләвемне дәвам итәм. Миңа өстәмә отпуск бирелергә мөмкин дип ишеттем. Бу чыннан да шулаймы?

–Хезмәт кодексына ярашлы, ә ул эшләүче пенсионерларга да кагыла, ел саен бирелә торган түләүле отпуск 28 календарь көне тәшкил итә, –ди РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университеты юридик факультетының деканы Гөлнара Ручкина. –Моннан тыш, эшләүче пенсионерлар хезмәт хакы сакланмый торган отпуск алырга хокуклы. Ул 14 календарь көнен (эшләүче инвалид пенсионерлар өчен 60 көн)  тәшкил итә. Аннан да күбрәк көн алыр өчен җитәкчелек белән килешергә мөмкин.

фото: kuzbass-today.ru

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: