Бу көннәрдә республикада эссе булачак, дип хәбәр итәләр Башгидромет үзәгендә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча, бүген көндез явым-төшем көтелми. Җил төньяк-көнбатыштан, көндез көчәючән. Һава температурасы +22, +27 градус.
Сишәмбе көнне, 11 июньдә, шулай явым-төшем булмаячак, диләр күк канцеляриясе белгечләре. Җил юнәлеше үзгәрүчән, көндез давыл чыгуы ихтималы бар. Һава температурасы төнлә +15, +20 градус, көнчыгыш буенча +10 градуска кадәр. Көндез +26, +31 градус.
Чәршәмбе, 12 июнь – Русия көнендә – шулай ук көн яңгырсыз булыр, диләр синоптиклар. Җил юнәлешен үзгәртүчән, урыны белән нык көчәючән. Һава температурасы төнлә +15, +20 градус. Республиканың көнчыгышында +10 градуска кадәр. Көндез +26, +31 градус эссе.
Чыганак: bashinform.ru