Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 июнь , 20:57

Саклык банкы мәктәпләре ачыла

Петербург халыкара икътисад форумында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Саклык банкы мәктәпләре ачыла
Саклык банкы мәктәпләре ачыла

Петербург халыкара икътисад форумында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русиянең Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Документка ярашлы, республика террниториясендә “Школа 21” Саклык банкы проекты гамәлгә ашырылачак. Аның  кысаларында 18 яше тулган һәр теләүче хезмәт базарында киң сорау тудырган ИТ-һөнәренә укый алачак.

Бу проектны РФ Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе буенча гамәлгә ашыралар. Мондый мәктәп кампуслары Мәскәү, Казан, Новосибирск, Сургут, Якутск, Великий Новгород, Ярославль, Магас һәм Белгород шәһәрләрендә бар. Анда 5600 ләп кеше укый. Укып беткәннән соң барсы да уңышлы гына эшкә урнашалар.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: