Яңалыклар
7 июнь 2024, 06:18

Радий Хәбиров Үзбәкстан делегациясе белән очрашты

Делегацияне Үзбәкстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев җитәкли.

Радий Хәбиров Үзбәкстан делегациясе белән очраштыРадий Хәбиров Үзбәкстан делегациясе белән очрашты
Радий Хәбиров Үзбәкстан делегациясе белән очрашты

Петербург халыкара иктисади форумы мәйданында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Үзбәкстан делегациясе белән очрашты. Делегацияне Үзбәкстан Республикасының Премьер-министры урынбасары Жамшид Ходжаев җитәкли. Көн үзәгендә халыкара хезмәттәшлекне үстерү кысаларында пул формалаштыру булды.

Радий Фәрит улы Үзбәкстан делегациясенә 2024 елның маенда Үзбәкстан һәм Русия төбәкләре советы киңәшмәсендә безнең делегацияне җылы кабул иткәннәре өчен рәхмәтен белдерде.

-Без Үзбәкстан белән сәүдә – икътисади мөнәсәбәтләр төзүне дәвам итәбез һәм Совет кысаларында төзелгән килешүләрне, шулай ук чит ил делегацияләренең Башкортостанга соңгы визитларын гамәлгә ашыра башладык инде, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров. Үзбәкстанның кайбер төбәкләре Башкортстан партнерлары белән эшләргә аерым кызыксыну күрсәтә, шул исәптән Ташкент һәм Наманган өлкәләре. Без бу өлкәләрнең хокимнары белән уртак проектлар турында фикер алыштык инде. Инициативалар арасында товар әйләнешен киңәйтү, сәнәгать кооперациясен формалаштыру һәм белем бирү алмашу. Аерым алганда, Башкортостан Үзбәкстан территориясендә кирәкле белгечлекләр буенча кадрлар әзерләү өчен һөнәри уку йортларының филиалларын ачарга әзер. Иң масштаблы проектларның берсе - Ташкент өлкәсендә Башкортстан белән берлектә технопарк төзү.

– Үзбәкстан Президенты Шавкат Мирзиеев миңа Петербург халыкара икътисади мәйданчыгында сезнең белән бу уңайдан фикер алышырга кушты, - диде Жамшид Ходжаев.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас