Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан Республикасының сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы белән “РВ-1 радиоэлектрон технопаркы”, “Платформа национальной технологической инициативы” автоном коммерцияле булмаган оешма арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.
Алар төбәк фәнни-сәнәгать үзәге оештырып, пилотсыз авиацияне үстерү буенча эшләячәкләр.
XXVII Петербург халыкара икътисади форумы 2024 елның 5-8 июнендә Санкт-Петербургта уза. ПМЭФ дөньяда иң масштаблы һәм әһәмиятле эшлекле вакыйгаларның берсе, 1997 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2005 елдан Форум Русия Федерациясе Президенты патронаты астында һәм катнашында үткәрелә. Программа дүрт тематик тректан тора: дөнья икътисадының күп поляр моделенә күчү, Русия икътисады: яңа циклның максатлары һәм бурычлары, лидерлыкны тәэмин итүче технологияләр, сәламәт җәмгыять, традицион кыйммәтләр һәм социаль үсеш дәүләт өстенлекләре. 150дән артык сессия планлаштырылган. Анда 139 илдән һәм территориядән, шул исәптән Россиядән 19 000 кеше катнашачак. Имзалау өчен 1000гә якын документ инвестиция килешүләре, меморандумнар һәм ниятләр турында килешүләр һ. б. көтелә.
Чыганак: glavarb.ru