Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Кытай Халык Республикасының Ляонин провинциясе губернаторы Ли Лэчэн белән очрашты. Көн тәртибендә – уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре булды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, Кытай Русия белән Башкортстан өчен мөһим икътисади һәм стратегик партнер булып тора. Тышкы сәүдә әйләнешендә Кытай Башкортстанда беренче урынны били. Республиканың товарәйләнешенең 25 проценты бу илгә туры килә.
Ляонин провинциясе безнең өчен зур кызыксыну тудыра. Ул Кытайның сәнәгать ягыннан көчле үсешкән төбәкләренең берсе. Алар безнең белән станоклар төзү, авыл хуҗалыгы, җиңел сәнәгать һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә риза. Уфа-Шэньян рейсы ачылу да сәүдә-икътисади, гуманитар элемтәләрдә, туризмда яхшы адым булачак.
Чыганак: glavarb.ru