Яңалыклар
7 июнь 2024, 14:44

Башкортстан - Кытайның төп партнеры

Авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү, машина төзү сәнәгате  өлкәсендә эшләүче Кытай компанияләре Башкортстан белән хезмәттәшлек итү турында кызыксынуын белдергән.

Башкортстан - Кытайның төп партнерыБашкортстан - Кытайның төп партнеры
Башкортстан - Кытайның төп партнеры

Авыл хуҗалыгы, агач эшкәртү, машина төзү сәнәгате  өлкәсендә эшләүче Кытай компанияләре Башкортстан белән хезмәттәшлек итү турында кызыксынуын белдергән. Алар безнең республикадан ашлама, целлюлоза сатып алырга тели. Кытай Халык Республикасыннан килгән делегация белән үткән киңәшмәдә Ляонин провинциясенең халык губернаторы мэры урынбасары госпожа Чжэн Бинь  Башкортстанны төп партнер дип атады.

  • Шэньян бүген безнең хезмәттәшлек өчен өстенлекле шәһәр булып тора, - диде Башкортстан Республикасы тышкы икътисадый элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева. – Без үткән айда Ляонин провинциясенә бардык, Шэньян шәһәре аның адиминистратив үзәге булып тора. Әле алар безгә җавап визиты белән килде.  

Былтыр инвестицияләр күләме рекордлы суммага җитеп, 620 миллиард сум тәшкил иткән. Биш ел эчендә инвестицияләр күләмен 1,5 тапкырга арттырганнар. Киңәшмә азагында Кытай вәкилләре Башкортстан территориясендә экологик чиста продукцияне капларга тутыручы җиһазлар китерүләре турында әйтте. Сүз бал, каен суы, кукуруз, чага турында бара. Дөге үстерүче компаниянең директоры урынбасары Башкортстан территориясендә арендага җир алырга теләүләрен әйтте.

Чыганак: pravitelstvorb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас