Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 июнь , 20:47

Башкортстан Хөкүмәте белән "Газпромбанк" килешү төзеде

Бу килешү  инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда ярдәм итә.

Башкортстан Хөкүмәте белән "Газпромбанк" килешү төзеде
Башкортстан Хөкүмәте белән "Газпромбанк" килешү төзеде

Петербург халыкара икътисади форум кысаларында Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров һәм “Газпромбанк” акционер җәмгыяте идарәсе әгъзасы, беренче вице-президент Павел Бруссер хезмәттәшлек турында килешү төзеделәр. Бу килешү  инфраструктура проектларын гамәлгә ашырганда ярдәм итә, шул исәптән дәүләт-шәхси прартнерлык принциплары проектларында да.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, зур объектлар төзегәндә бу принцип нәтиҗәле финанслау чыганагы булып тора. “Шушы принцип Уфа шәһәрендә Көнчыгыш чыгу юлын төзергә ярдәм итте, бу бик яхшы тәҗрибә булды. “Газпромбанк” белән башка проектлар турында сөйләшергә әзербез”, - диде Радий Фәрит улы.

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: