Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Русия төбәкләрендә инвестиция климаты торышының милли рейтингын хәбәр итәләр. Аны ел саен Стратегик инициативалар агентлыгы эшкуарларның фикерләренә нигезләнеп ясый. Быел тикшеренүләрнең нәтиҗәләре турында АСИ генераль директоры Светлана Чупшева тәкъдим итте.
2023 ел йомгаклары буенча Башкортстан, Мәскәү өлкәсе һәм Төмән өлкәсе белән берлектә өченче урынны алды. Башкортстан былтыр дүртенче иде. Беренче урынны Мәскәү шәһәре, икенче урынны Түбән Новгород өлкәсе һәм Татарстан яулады.
2023 елда Башкортстанга инвестиция күләме 620 миллиард сум тәшкил иткән. 2019 елдан алып инвестиция агымы 52,9 процентка арткан. Төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә “Инвест сәгате” һәм “Эшкуар сәгате” үтеп тора, анда яңа проектларга ярдәм итү турында карарлар кабул итәләр.
2024 елның җәй башына республикада 360 өстенлекле инвестиция проектларын гамәлгә ашыру планлаштырылган. Аларның инвестиция күләме 854 миллиард сум тәшкил итә һәм анда 34 мең эш урыны булачак.
Чыганак: glavarb.ru