Башкортстан халкы өчен 141 рәсми пляж ачылган, әлеге вакытта рәсми рәвештә су коенырга рөхсәт ителгән тагын 10 урынны җиһазлау белән мәшгульләр. Бу хакта “Россия” медиаүзәгендә журналистлар белән узган очрашуда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе начальнигы Марат Латыйпов хәбәр итте.
Җитәкче сүзләренчә, барлыгы 155 пляж ачылуга заявка биргән, аларның кайсыберләрен әле тикшерәләр.
"Сулыкларда хәвефсез ял итүнең төп шарты – рөхсәт ителгән урыннарда – коткаручылар дежур торган, коткару чаралары булган, сулык төбе барлык куркыныч әйберләрдән чистартылган, агым көчле булмаган һәм су асты чокырларларсыз һәм суүсемнәрсез булган сулыкларда гына су коену , — дип билгеләп үтте ведомство җитәкчесе һәм статистика мәгълүматларын китерде. – Узган ел суда 11 бала батып үлде. Быел су объектларында булган вакыйгалар турында 27 хәбәр килде, 21 кеше һәлак булды, алар арасында – өч бала. 1 июньдә башланган су коену сезонында һәлак булучылар әлегә юк, шулай дәвам итсен".
Чыганак: bashinform.ru