Яңалыклар
4 июнь 2024, 03:46

Агачлар артырга тиеш

 «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында быел яз 8 мең эре агач һәм 159 меңнән артык башка үсенте утыртылган.

Агачлар артырга тиешАгачлар артырга тиеш
Агачлар артырга тиеш

 «Яшел Башкортстан» акциясе кысаларында быел яз 8 мең эре агач һәм 159 меңнән артык башка үсенте утыртылган. 106 яңа тематик аллея формалаштырылган. Бу хакта төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Акциядә барлыгы 57 меңнән артык кеше, шул исәптән 9 мең волонтер катнашкан. 1 400 берәмлек техника җәлеп ителгән, 4 меңгә якын оешма катнашкан. «Яшел Башкортстан» барышында элекке акцияләр вакытында утыртылган 1 660 төп агач һәм 10 мең куакны компенсацион яшелләндерү үткәрелгән.

Ә урманнарны тергезү эшләре «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында уздырыла, аның максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә 27 миллион агач утырту. Башкортстан Башлыгы башкарылган эшне югары бәяләде һәм яшелләндерү культурасына күбрәк игътибар бирергә кушты.

- Һәр агачның үз эстетик һәм экологик әһәмияте бар. Шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә зур үлчәмле агачлар утыртырга, тематик аллеяләр ясарга тырышыгыз. Яхшы мисаллар бар – Уфа, Нефтекама, Стәрлетамак, - диде Радий Хәбиров.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас