Башкортстан беренче тапкыр Стратегик башлангычлар агентлыгын формалаштыручы тормыш сыйфаты рейтингы лидерлары исемлегенә керде. Республика анда 12нче урында. Бу хакта атналык оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.
Башкортстан беренче тапкыр Стратегик башлангычлар агентлыгы формалаштыручы тормыш сыйфаты рейтингы лидер-төбәкләренеңң беренче егермелеге исемлегенә керде. Республика 12 урында. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
- 22 майда Күзәтчелек советы утырышы булды, аны Русия Президенты Владимир Владимирович Путин алып барды. Анда 2023 ел өчен тормыш сыйфаты рейтингы нәтиҗәләре яңгырады.Бер ел элек Башкортстан 25нче урында булса, хәзер 13 пунктка күтәрелдек, - диде Радий Хәбиров.
Тормыш сыйфаты рейтингы барлык төп юнәлешләргә кагыла - гаиләләргә ярдәм итү, мәгариф, сәламәтлек саклау, экологик иминлек, чисталык, хәвефсезлек, торак, инфраструктура үсеше, эш мөмкинлекләре, яшәү өчен мохит формалаштыру.