Агымдагы елның өч аенда Башкортстан белән Һиндстан арасындагы товар әйләнеше былтыргы белән чагыштыргында 4 тапкырга арткан. Тышкы сәүдә әйләнешенең 90%ы безнең төбәк продукциясен Һиндстанга юллаудан гыйбарәт. Бу “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә башкарыла.
БР тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева әйтүенә караганда, Башкортстан Һиндстанга нефть һәм нефть продуктлары, машина төзү продукциясен экспортлый. Филләр иленнән безгә химия сәнәгате продукциясе, каучук, азык-төлек, тимер һәм тимер эшләнмәләре китерелә.
Ике республиканың инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә иң актуаль өлкәләр булып фармацевтика, машина төзелеше, мәгълүмати технология, авыл хуҗалыгы тора.
Фото bangkokbook.ru