Уфада “Россия – страна возможностей” президент платформасының “Это у нас семейное” конкурсы округ ярымфиналы нәтиҗәләре ясалды. Анда Идел буе федераль округының 400 гаиләсе катнашты. Конкурс барышында гаиләләр интллектуаль, спорт, иҗади биремнәр үтәде.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 78 команда финалга чыкты. Алар арасында Башкортстаннан 7 гаилә бар: Әхмәтшиннар, Калимуллиннар, Хөснетдиновлар, Апокиннар, Новицкийлар, Гайнетдиновлар, Файзуллиннар, Галиәкбәровлар, Ефимовлар, Романовлар, Гыйззәтуллиннар, Черныхлар, Гиниятуллиннар, Сафиуллиннар, Хаҗиәхмәтовлар.
Стәрлетамактан катнашкан өч гаилә- Галиәкбәровлар, Ефимовлар, Романовлар- конкурста өч буынын гына түгел, ә хәтта ки дүрт буынын теркәгән.