+20 °С
Облачно
Башкортстанда маршрут автобусларында йөрүнең яңа хакы билгеләнде. Башкортстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты карары белән бүгеннән автобусларда йөрү 41 сумга әйләнде. “Алга” картасы белән түләгәндә 34 сум.
Экспресс, ярымэкспресс һәм махсус автобус маршрутларында билет хакы 50 сумга әйләнде.
Шәһәр яны һәм шәһәр арасында бер пассажирга билет хакы 1 км юл өчен 4, 1 сум тәшкил итә. Багаж хакы – 33 сум.
Фото:bashinform.ru