Синоптиклар фаразлары буенча, бүген, 3 июнь көнне, урыны белән күк күкрәп, яшен яшьнәп кыска вакытлы койма яңгырлар явып узачак, кайсыбер районнарда боз явуы да ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача тизлектә, урыны белән талгын җил, көчәеп, көчле давылга әверелүе дә мөмкин диләр белгечләр. Һава температурасы көндез +25,+30° тәшкил итәчәк.
Сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә, 4 һәм 5 июньдә, шулай кыска вакытлы койма яңгырлар, боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнбатыштан, урыны белән давыл чыгу куркынычы бар. Термометр баганалары төнлә – +12,+17°, көндез +23,+28° градус күрсәтәчәк.
Чыганак: bashinform.ru