+21 °С
Болытлы
3 июньдә Русия Банкы “Шәһәрләр” сериясендә “Уфага нигез салынуның 450 еллыгы”на 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкә акча чыгарды. Тиражы - 3 мең.
Тәңкә 925 пробасыннан эшләнгән, аның авырлыгы - 31,1 грамм.
Бер ягында Русия дәүләт гербының рельефлы сурәте төшерелгән. «Российская Федерация» һәм «Банк России» дигән язулар бар. 3 сум икәне һәм чыгу елы күрсәтелгән.
Тәңкәнең арткы ягында Уфа гербының рельефлы сурәте һәм Совет мәйданы ансамбле, Шәйморатов һәйкәле төшерелгән. Аска “Уфа 450” дип язылган.