Яңалыклар
28 Май 2024, 14:27

"ГАИ" кайтты

ЮХХДИ (ГИБДД) хәзер яңадан ГАИ дип атала. Ә полиция милициягә әйләнерме?

guardinfo.onlineguardinfo.online
guardinfo.online

ЮХХДИ (ГИБДД)  хәзер яңадан рәсми рәвештә ГАИ дип атала.

Юл полициясенә элекке исеме кайтарылуы турында ведомство җитәкчесе Михаил Черников РФ Эчке эшләр министрлыгының Иҗтимагый советы президиумы утырышында хәбәр итте.

Юл полициясе соңгы 26 елда Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе (ЮХХДИ) дип атады. Исегезгә төшерәбез: ДАИ (ГАИ) – Дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елда булдырыла. Ә 1998 елда ул Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә.

Черников әйтүенчә, элекке исемне кайтару законнар белән җайга салынган, һәм барлык норматив-хокукый документлар шул исем белән алып барыла башлаган.

Әйткәндәй, Иҗтимагый совет әгъзасы Константин Абрамовның “тиздән милиция дә булырмы” дигән фикеренә Михаил Черников: “Милиция? Анысын  әйтә алмыйм”, – дип җавап бирде. 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас