Махсус хәрби операциядә катнашучы “Башкир” позывнойлы Сибай егете кыска вакытлы ялга кайткан. Отпускка кайткан һәм башлы-күзле дә булган: 24 майда ул сөйгән кызы белән законлы никахка кергән.
Узган ел якташыбыз РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Сарытау хәрби институтын тәмамлаган. Агымдагы елның гыйнварыннан махсус хәрби операциядә взвод командиры булып хезмәт итә. Әйткәндәй, туй көне сугышчының туган көненә туры килгән: 24 майда аңа 24 яшь тулган. Шулай итеп, икеләтә бәйрәм булган.
Шул ук көнне махсус операциядә катнашучы тагын бер хәрби өйләнгән. Яңа гаиләләрне Сибай шәһәре хакимият башлыгы Азамат Юлдашбаев котлаган.
– Бер-берегезне яратыгыз, бер-берегезне саклагыз һәм бүгенге кебек бәхетле булыгыз, – дигән теләген җиткергән хакимият җитәкчесе.
Ул сугышчыларга хезмәт һәм хәрби бурычларын лаеклы үтәгәннәре өчен рәхмәт хатлары тапшырган. Аның әйтүенчә, бүген алгы сызыкта хезмәт итүчеләр – чын ир-егетләр.
– Без алар белән нык горурланабыз. Барлык егетләребезгә дә тизрәк исән-сау өйләренә кайтуларын, ә тормыш иптәшләренә зур сабырлык телим, – дигән Азамат Юлдашбаев.
Ил җитәкчесе Владимир Путин әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга вакытында отпуск бирелергә тиеш. Якыннары, туганнарына янында булу солдатларга рухи көч өсти, ди ул.