27 майда Үзбәкстанга эш сәфәре кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Ташкенттагы технопарк белән танышты. Әлеге технопарк Үзәк Азия территориясендәге эре сәнәгать зоналарының берсеннән санала.
"Технопарк" предприятиесе элеккеге авиация заводы урынында калкып чыккан. Кыска гына вакыт эчендә биредә дөньякүләм алдынгы җитештерүчеләр белән югары технологияле 16 мәйдан булдырылган. Предприятиедә 5 меңнән артык кеше эшли. Биредә сәнәгать кондиционерлары һәм суыту системалары, лифтлар һәм экскалаторлар, су насослары, газ приборлары, су җылыту казаннары, көнкүреш һәм сәүдә суыткычлары, кер юу машиналары, өй җиһазлары фурнитуралары һ.б. төрле продукция җитештерелә.
Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров технопарк эшчәнлеген якыннан карады. Сәнәгать мәйданы тәҗрибәсен Ташкент өлкәсендә башкорт-үзбәк технопаркы эшчәнлегендә файдалану планлаштырыла. Якын киләчәктә шундый ук мәйданны Башкортстанда да оештыру күзаллана.
БР Башлыгы сайтыннан.