Республика синоптиклары өч көнгә һава торышын фаразлады. Башгидромет мәгълүматлары буенча, бүген республикада явым-төшем көтелми. Җил төньяктан, көчәючән. Һава температурасы көндез +10, +15 градус җылы.
Иртәгә, 28 май көнне, янә көн явым-төшемсез булмакчы. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача тизлектә. Һава температурасы төнлә +2, +7 градус, урыны белән һавада һәм туфракта 0, -2 градус кырау төшү ихтималы бар. Көндез +17, +22 градус җылы.
Чәршәмбе көнне урыны белән күк күкрәп кыска вакытлы яңгырлар явып узуы ихтимал. Һава температурасы төнлә +8, +13 градус, урыны белән +3 градуска кадәр, көндез +18, +23 градус җылы.
Чыганак: bashinform.ru