Яңалыклар
26 Мая 2024, 06:08

Бүген китап ярминкәсенең соңгы көне

“Китап бәйрәме” II халыкара китап ярминкәсенең ябылу тантанасы 18.00 сәгатьтә төп сәхнәдә башлана.

Бүген китап ярминкәсенең соңгы көнеБүген китап ярминкәсенең соңгы көне
Бүген китап ярминкәсенең соңгы көне

Башкалада “Китап бәйрәме” икенче халыкара китап ярминкәсенең соңгы көне башланды. Быел биредә Якутия, Дагстан, Удмуртия, Татарстан, Белоруссия, Азәр­байҗан, Үзбәкстан һәм башка күп кенә төбәкләрдән китапларны күрергә мөмкин. Үзләренең яңа китапларын Уфадагы “Белая река”, “Китап”, “Гөлистан”, “Инеш” һәм башка нәшриятлар тәкъдим итә. Ярминкәдә балалар һәм өлкәннәр өчен нәфис әдәбият, шулай ук танып белү китаплары, дәреслекләр сатып алырга мөмкин.

Бүген Совет мәйданында көн буе “Уфа вакыт көзгесендә” китап күргәзмәсе һәм башкаланың 450еллыгына багышланган сувенирлар күргәзмәсе эшли. Шулай ук китап ярминкәсендә өстәл уеннарында, викториналарда катнашырга, пазллар җыярга мөмкин.

Сәгать дүрттән алтыга кадәр “Уфа палитрасы” мастер-классларында катнашырга була. Сәгать биштә кичке укулар башлана.

17.00 сәгатьтә БР авыл хуҗалыгы министрлыгының колонналар залында Башкортстан язучылар союзының 90 еллыгына багышланган тантаналы чара үтәчәк.  

“Китап бәйрәме” II халыкара китап ярминкәсенең ябылу тантанасы 18.00 сәгатьтә төп сәхнәдә башлана.

Шул ук сәхнәдә театр һәм кино актеры, телевидение алып баручысы Александр Олешко музыкаль-әдәби программа белән чыгыш ясый.

19.30 сәгатьтә тамашачылар Олег Рой романы буенча «Неотправленные письма» спектаклен карый алачак.

21.00 сәгатьтә «Битва заСевастополь» фильмы күрсәтеләчәк.

Бүген китап ярминкәсенең соңгы көне
Бүген китап ярминкәсенең соңгы көне
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас