“Урал аръягы-2024” Инвестицияләр сабантуен оештыручылар, бай эшлекле программадан тыш, гадәттәгечә, кызыклы мәдәни чаралар да әзерләгән.
Бүген “Терра Урал аръягы” паркында самавырлар бәйгесе узды. Анда, республиканың төрле районнарыннан тыш, илнең башка төбәкләреннән дә катнаштылар. Бәйгечеләр төрле зурлыктагы һәм төрле формадагы самавырлар алып килгәннәр.
Мәсәлән, баймаклылар 40 литрлы зур бакыр самавыр тәкъдим иттеләр. Ә Ырынбурдан килгән кунаклар самавырларның ата-бабасын – сбитеньны – алып килгәннәр. Аңа – 300 ел. Бу музей экспонатының хуҗасы – Денис Коробов, ул күптәннән самавырлар җыю белән шөгыльләнә.
– Безнең Ырынбур шәһәрендә кибет-музей, шулай ук реставрация остаханәсе бар, – ди Денис. – Самавырларны бөтен ил буйлап җыйдык. 300 ел элек кызыл бакырдан эшләнгә самавыр – ул бик сирәк очрый торган экспонат.
Баймактан Мансур Сәеткуловның самавырлар коллекциясендә дә революциягә кадәрге җитештерүчеләрнең герблары белән борынгы экземплярлар бар. Аларның иң борынгысы – 1891 елгы.
Аның коллекциясендәге иң борынгы экспонатларның берсе – абыйлы-энеле Воронцовларның билгеле фабрикасының 90 литрлы самавыры. Воронцовларның самавырлары виртуоз осталар тарафыннан ясалган һәм бик югары бәяләнгән. 1911 елда алар Париж күргәзмәсендә танылу ала.
Әйткәндәй, күргәзмәдәге барлык самавырлар да эшли. Шуңа күрә теләүчеләр чәй белән сыйлана һәм кызыклы тарихлар тыңлый ала. Мәсәлән, Бөрҗән районы әбиләре йөз еллык самавыр алып килгән – ул бер гаиләдә буыннан-буынга тапшырылган. Аның беренче хуҗасы Зәки бабай булган, самавырда аның исеме сакланган.