Бүген республика җитәкчесе Радий Хәбиров Федор Шаляпин исемендәге музыка музеен ачу тантанасында катнашты. Чара "Китап бәйрәме" Икенче халыкара китап ярминкәсе кысаларында үтте.
Музей башкаланың Свердлов урамындагы бертуган Соловьевлар усадьбасының тарихи бинасында урнашкан. Музей заллары Шаляпин яшәгән чордагы (XIX гасыр ахыры) Уфа интерьерына яраклаштырылган. Экспозиция 146 квадрат метр мәйданны били.
Радий Хәбиров уфалылар һәм кунакларны музей ачылуы белән котлады, аның агарту эшчәнлегендә һәм туристларны җәлеп итүдә мөһим роль уйнаячагын билгеләде.
Федор Шаляпин исемендәге музыка музеен булдыруда салган өлешләре өчен Башкортстанның дәүләт наградаларын тапшырды.
Сәламләү һәм рәхмәт сүзләре белән Русия милли музееның генераль директоры Михаил Брызгалов, Федор Шаляпин исемендәге музыка музееның өлкән гыйльми хезмәткәре Анастасия Баранова, "Изгелек эшләргә ашыгыгыз!" мәрхәмәтлелек фондына нигез салучы, Федор Шаляпин фильмы режиссеры Оксана Федорова чыгыш ясады.
БР Башлыгы сайтыннан.