Яңалыклар
24 Май 2024, 02:55

Синоптиклар ялларга һава торышын фаразлады

Салкыннар да озакка китте...

Лилия Барлыбаева.Лилия Барлыбаева.
Фото:Лилия Барлыбаева.

Башгидромет мәгълүматлары буенча, 25 майда, шимбә көнне, урыны белән кыска вакытлы яңгыр явып узачак. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, төнлә талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы  төнлә +1,+6°, урыны белән һавада һәм туфрак өстендә 0, -5° градуска кадәр кырау төшәчәк, көндез +20,+25°, көньяк-көнчыгышта +15° кадәр.

Якшәмбе көнне, 26 майда, республиканың кайсыбер районнарында күк күкрәп яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан талгын, көндез урыны белән көчәючән. Термометр баганалары төнлә +8,+13°, көндез +15,+20°, көньякта +25° градус күрсәтәчәк.

Бүген, 24 май көнне, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан талгын. Һава температурасы +10,+15° тәшкил итәчәк. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас