Яңалыклар
24 Май 2024, 16:07

Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды

Ул балалар йорты китапханәсенә култамгасы язып, Михаил Булгаковның "Мастер и Маргарита" китабын бүләк иттте .

Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булдыРадий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
24 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Китап бәйрәме" Халыкара китап ярминкәсенең күргәзмә мәйданында булды. Чара Русия һәм чит илләрдән 230дан артык нәшрият, китап кибетләре, язучылар, сәнгать белгечләрен, җәмәгать эшлеклеләрен җыйды. Искә төшерик: "Китап бәйрәме"нең беренче халыкара ярминкәсе моннан төгәл бер ел элек үткән иде. 
Радий Хәбиров бөек рус язучылары Александр Пушкин һәм Сергей Аксаков һәйкәлләренә чәчәкләр салды.  Быел бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тула. Уфада туып-үскән Аксаковка багышланган һәйкәл 1959 елда ачылган. 
Арытаба республика җитәкчесе һәм абруйлы кунаклар китап ярминкәсенең күргәзмә мәйданында булдылар. Анда аларны "Соңгы кыңгыру"га җыелган Уфа мәктәпләренең чыгарылыш класс укучылары каршы алды . 
Радий Хәбиров "Әдәби прививка" чатырында булды. Ул балалар йорты китапханәсенә култамгасы язып, Михаил Булгаковның "Мастер и Маргарита" китабын бүләк итте .
Радий Хәбиров Бөек Ватан сугышы елларында Уфа тормышына багышланган интерактив патриотик зонаны, шулай ук китап күргәзмәсен карады.  Уфаның 450 еллыгына багышланган чатырга да керде.  "Ватан сакчылары" павильонында СВОда катнашучылар һәм аларның туган-тумачалары белән аралашты.
Ярминкә мәйданында "СВО сугышчыларына хат" акциясе дә оештырылган иде. Аңарда чарага килгән һәркемнең катнашу мөмкинлеге булды. Алар махсус бланкларга  изге теләкләрен  яздылар. Хатларны махсус хәрби операция барган зонадагы солдатларга җибәрәчәкләр. 
 
БР Башлыгы сайтыннан.
 
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Радий Хәбиров "Китап бәйрәме"ндә булды
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас