Яңалыклар
24 Май 2024, 09:28

Почта махсус конверт чыгарган

Аның тышында чараның символы сүрәтләнгән.

Почта махсус конверт чыгарганПочта махсус конверт чыгарган
Почта махсус конверт чыгарган
Русия Почтасы "Китап бәйрәме" Халыкара китап ярминкәсенә багышланган конверт чыгарган. Аның тышында чараның символы сүрәтләнгән.
Конвертны тантаналы билгеләү чарасында БР җитәкчесе Радий Хәбиров, Федерация Советында Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова, Федераль почта элемтәсенең Башкортстан буенча идарәсе директоры Ленард Шафиков катнаштылар.  Кунаклар конверт тышына почта штемпелен куйдылар.  Анда марканың халыкара ярминкә өчен махсус әзерләнүе турында мәгълүмат язылган.  Традициягә ярашлы,  абруйлы кунаклар конверт тышына култамгаларын куйдылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. 
Конверт стандарт маркага ия, тиражы - 300 мең данә. Конвертларны республика почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. 
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас