Уфада дөньякүләм дәрәҗәдәге вузара студентлар кампусын төзү эшләре дәвам итә. Быел кампусның икенче чираты төзелә башлады. Кампусның беренчесе исә 2023 ел ахырында файдалануга тапшырылды.
Кампусның икенче чират төзелеше 103 мең квадрат метр мәйдан билиячәк. Проектка ярашлы, анда 4300 студентка исәпләнгән тулай торак, уку блоклары, лабораторияләр, геном үзәге, иҗтимагый-эшлекле киңлекләр һәм башка биналар булачак.
Мәгълүм булуынча, Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча һәм "Фән һәм университетлар" милли проекты булышлыгында илебездә заманча кампуслар челтәре төзелә. Аларда 400ләп лаборатория, 149 инфраструктура объекты, 300-дән артык белем программасы, студентларга яшәү өчен 60 мең урын булдырылачак. 2030 елга кадәр илдә кампуслар 25 булса, 2036 елга аларның санын 40-ка кадәр җиткерү планлаштырылган.
БР җитәкчесе Радий Хәбиров тырышлыгы белән Башкортстан кампуслар төзүнең беренче агымына керде һәм федераль ярдәм алуга иреште.
"Башинформ" буенча.