Джефф Монсон - БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Русия һәм Америка спортчысы. Ул - катнаш көрәшләрдә һәм Бразилиянең джиу-джитсу көрәшләрендә катнашкан һәм ул ADCC Submission Wrestling World Championship ярышында ике тапкыр җиңүче һәм джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы. Инвестсабантуйда катнашучылар спортчы катнашлыгындагы чараны түземсезлек белән көтеп алганнар.
- Башкортстан - бик үзенчәлекле урын, мин биредә талантлы спортчылар гына түгел, спорт дусларын һәм көярмәннәрен дә таптым. Без республикада 29 спорт мәктәбе ачтык һәм моңарда гына тукталып калырга җыенмыйбыз. Киләчәктә Сибайда спорт мәктәбе ачарга телибез,- дигән Джефф Монсон.
Форум кунаклары, Сибай спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре, студентлар чемпион белән бергә физик күнемәләр ясаган. Монсон күнекмәләрдә катнашучыларны һәрвакыт хәрәкәттә булудан тыш, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм куелган максатларга ирешергә чакырган.