Яңалыклар
23 Май 2024, 08:18

Алгы сызыкта иң куркынычы нәрсә?

Башкортстан сугышчысы шул хакта сөйләгән.

https://abzelil.comhttps://abzelil.com
https://abzelil.com

Махсус хәрби операциядә катнашучы “Аскар” позывнойлы сугышчы фронтта иң куркынычы нәрсә икәнлеге турында сөйләгән.

 Аның әйтүенчә, иң куркынычы – тынлык. Тирә-якта бер тавыш та булмаса, димәк, дошман  һөҗүмгә әзерләнә я Русия хәрбиләре позицияләрен урап уза. Шуңа алгы сызыктагы тынлык курку уята, ди сугышчы. Димәк, дошман һөҗүменә әзер булырга кирәк.

“Әбҗәлил” гәзите язуынча, Әбҗәлил районында яшәүче “Аскар” 2022 елның маенда контракт буенча махсус хәрби операциягә юллана. Ул “Ахмат” махсус билгеләнештәге батальон составына эләгә. Берникадәр вакыттан соң сугышчы Салават Юлаев исемендәге батальонга күчә, анда взвод командиры урынбасары вазифасында хезмәт итә.

“Хәтерлим, әзерләнүдән соң дүрт көн үткәч, безне ЛНРга Северодонецкны штурмлауга күчерделәр. Штурмның беренче көне – беренче югалтулар. Авыр булды, кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый. Психологик яктан да, физик яктан да көчле булырга кирәк. Чөнки бергә хезмәт иткән иптәшләреңне югалтырга туры килә. Бу бик авыр”, – ди “Аскар”.

“Күпме кирәк, шулкадәр хезмәт итәчәкмен. Кире кайту юлы юк, бары тик алга. Мин үз Ватанымның патриоты. Әти-әнием балачактан ук туган җиремә мәхәббәт тәрбияләде”, – ди Башкортстан сугышчысы.

Исегезгә төшерәбез, РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзер өчен 117 бердәм номерына, 122 номеры яисә (347) 218-19-19 буенча Ситуация үзәгенә шалтыратып, яисә якындагы күп функцияле үзәкнең офисына “Мои документы” бүлегенә мөрәҗәгать итәргә була. Контракт буенча хәрби хезмәт һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләренә күрсәтелә торган социаль ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүматны башбат.рф сайтыннан, Телеграм каналындагы чат-ботлардан табарга була. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас