Яңалыклар
21 Май 2024, 11:40

Яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру өчен

Белем проектының төп бурычы— студентларны җәлеп итү-мавыктыру.

Яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру өченЯшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру өчен
Яшьләр арасында эшкуарлыкны популярлаштыру өчен

Башкортстан Республикасында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Ирина Абрамова Хокук институты студентлары өчен «Лекторий «Эшкуарлыкка хокук» проекты кысаларында лекция укыды.

            Ирина Абрамова билгеләвенчә, белем проектының төп бурычы— студентларны җәлеп итү-мавыктыру,  малтабарлык өлкәсендә белем системасын һәм күнекмәләрен формалаштыру, аларны уңышлы тормышка ашыру өчен мөһим кораллар белән тәэмин итү. Бизнес-омбудсмен студентларга эшкуарлык эшчәнлеген алып бару үзенчәлекләре, эш вакытында эшкуарлар очрашкан киртәләр, эшкуарлыкны уңышлы алып бару өчен хокук грамоталылыгын күтәрү мөһимлеге турында бәян итте.

            Проектта катнашучылар Башкортстан җирлегендә булдырылган эшкуарлыкны үстерү мөмкинлекләре, ярдәм чаралары, уңышлы эшләүче эшкуарларның кейслары турында  да фикер алыштылар.

БР ХӨкүмәте сайтыннан.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас