Яңалыклар
21 Май 2024, 12:26

«Урал арты-2024» форумына санаулы көннәр калды

Инвестсабантуй кысаларында III Халыкара эшкуар-шерифлар форумы үтәчәк.

«Урал арты-2024» форумына санаулы көннәр калды«Урал арты-2024» форумына санаулы көннәр калды
«Урал арты-2024» форумына санаулы көннәр калды

24 майда «Урал арты-2024» Бөтенрусия инвестсабантуе кысаларында III Халыкара эшкуар-шерифлар форумы үтәчәк. Быел форумга Русия, Үзбәкстан һәм Белоруссиядән дә катнашучылар киләчәк.   Чараның төп темасы — дәүләт һәм эшкуарлык эшчәнлеге өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләр белән алмашу. Шулай ук кече эшкуарлыктагы хәлләрне анализлау, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтү мәсьәләләре тикшереләчәк.

            БР Хөкүмәте премьер-министрының беренче урынбасары — БРның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов билгеләвенчә, республикага инвестицияләр җәлеп итүгә аерым игътибар бүленә. 2023 елда республикага 620 млрд. сумлык инвестиция салынган.

            Пленар фикер алышулар форумның төп вакыйгаларының берсеннән булачак.  Анда Русия һәм чит илләр дәүләтләре вәкилләре чыгыш ясаячак. Искә төшерик: «Урал арты» Бөтенрусия инвестицион сабантуе эшлекле сөйләшүләр өчен халыкара платформа булып тора. Аның эшендә ел саен төрле илләр делегацияләре катнаша. Алар арасында Кытай, Иран, Беларусь, Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркия, Һиндстан һәм Италия вәкилләре бар.

            Профильле секцияләр эшендә һәм пленар утырыш кысаларында катнашучылар инвестицияләр җәлеп итү, экспорт активлылыгын арттыру, моношәһәрләр үсеше, эчке туризм, кала мохитен һәм экологияне  санлаштыру мәсьәләләре дә тикшерелә.

                                               *****

Подробнее по ссылке.

Контактные данные оргкомитета: +7 (800) 101-10-12, zauralye@congressrb.ru, +7 (347) 215-11-11 (для иностранных участников).

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас