Бүген, ягъни 21 майда, «Йәшлек House» бинасында коммерцияле булмаган оешмаларның 50 вәкиле өчен укытулар булды. Алар яшьләр сәясәте өлкәсендә Башкортстан Башлыгы грантлары конкурсында катнаша.
Катнашучылар гариза тутыру нечкәлекләрен җентекле өйрәнделәр, шулай ук проект бюджетын тутыру буенча рекомендацияләр, киңәшләр алдылар.
Быелгы конкурста Башкортстанның коммерцияле булмаган оешмалары гына түгел, Русиянең башка төбәкләренең коммерцияле булмаган оешмаларының катнашуы төп яңалыкларның берсе булды.
Быел конкурсның гранты 40 млн. сум тәшкил итте. Бер проект 2 млн. сумнан артык суммага дәгъва итә алмый. Әлеге конкурс үткәрелгән ике ел эчендә Башлык грантлары фонды тарафыннан гомум 50 млн. сумга 37 проектка ярдәм күрсәтелгән.
****
Фонд грантов Главы Республики Башкортостан также планирует провести онлайн-обучение для потенциальных участников-НКО из других субъектов страны 24 мая в 15.00 ч. по уфимскому времени. Для участия необходимо предварительно зарегистрироваться по ссылке https://forms.gle/8aaapVaPA5frYbBv9.
БР Башлыгы сайтыннан.