Яңалыклар
18 Май 2024, 12:14

Ике республиканы берләштергән технопарк

Башкортстан белән Үзбәкстан бергәләп ике технопарк ачачак.

Ике республиканы берләштергән технопаркИке республиканы берләштергән технопарк
Ике республиканы берләштергән технопарк

Башкортстан белән Үзбәкстан бергәләп ике технопарк ачачак. Алар икесе ике республика территориясендә урнашачак. Бу хакта Башкортстан һәм Үзбәкстанның  Ташкент һәм Фәрганә өлкәләренең стратегик партнерлык мәсьәләре буенча киңәшмәсендә сөйләштеләр.  

– Безнең партнерлык үсешендә ике уртак технопарк төзү җитди адым булып тора.Һәр төбәктә берешәр оешма булачак, аларны бер идарә компаниясе берләштерәчәк. Нигездә бу бер сәүдә-җитештерү инфраструктурасының ике җирлектә урнашкан подразделениясе булачак инде. Ул безнең республикаларга хезмәттәшлекне ныгытырга булышачак, – ди Башкортстан хөкүмәте пермьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Муратов.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас