Яңалыклар
17 Май 2024, 13:56

Чишмә районы - туризм үзәге булачак

Чишмә районы территориясендә төзелгән Евразия күчмә цивилизацияләре музее кайчан ачыла?

Чишмә районы - туризм үзәге булачакЧишмә районы - туризм үзәге булачак
Чишмә районы - туризм үзәге булачак

2022 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров “Шүлгәнташ” тарихи-музей комплексын ачканда республикага Евразия күчмә цивилизацияләре музее кирәклеге турында әйткән иде. Ул музейны Чишмә районы территориясендә төзергә ниятләделәр.

Яңа объект берничә тарихи һәйкәлне үз эченә ала. Алар арасында Алтын Урда чорында төзелгән Тура-хан һәм Хөсәен-бәк кәшәнәләре бар.  

Былтыр февраль аенда Радий Хәбиров төзеләчәк музейның концепциясе буенча ЦУРда киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. Быел 30 апрельда ул музей төзеләчәк территорияне барып карады. Анда 600 квадрат метр мәйданда заманча визит-үзәк булачак. Анда лекция залы, депозитарий, кафе һәм карау мәйданы булачак. Визит-үзәктә Османның Коръәне күчермәсе торачак. Ул басманы республикага 2023 елның маенда “Китап-бәйрәме” халыкара китап ярминкәсендә тапшырдылар. Әлеге вакытта Осман Коръәне вакытлыча Башкортстанның Милли китапханәсендә саклана.

 Шулай ук, визит-үзәктә Башкортстан картасы кергән XVIII гасырдагы Русия атласын да куячаклар. Аны Радий Хәбировка Русия Фәннәр академиясенең федераль тикшеренүләр үзәге директоры Айдар Ишмөхәммәтов “Ватан көче – сила Отечества” III республика форумында тапшырды.

Әлеге вакытта визит-үзәкнең бинасын күтәргәннәр, эчке эшләре бара.

Визит-үзәктән кәшәнәгә 600 метрлы сукмак салганнар. Ул сукмак буйлап ял зонасы һәм тарихи мәгълүмат кергән 13 стенд урнаштырачаклар. Музей территориясендә концертлар, төрле чаралар үткәрү өчен  берничә мең кеше сыешлы амфитеатр булачак.

Музей территориясендә “Кочевник” дип исемләнгән СПА-санаторий , башкорт аты һәм ау кошлары үзәге дә төзү планлаштырыла. Ипподром, этноавыл булачак, ул безнең ата-бабаларның ничек яшәвен күрсәтәчәк.

Музейның “Уфа” халыкара аэропортына якын урнашкан булуы аны популяр ял итү урынына әйләндерәчәк.

“Без бу урынны туристларга ачу өчен актив эшлибез, - диде Радий Хәбиров. – Мин гел туризм – безнең икътисадның аерылгысыз өлеше булачак, димен. 6 июльдә визит-үзәген ачарга планлаштырабыз. Анда Османның Коръәне һәм быелгы “Китап-бәйрәм”ендә күрсәтәчәк православ реликвиялары да булачак”.  

Чишмә районы - туризм үзәге булачак
Чишмә районы - туризм үзәге булачак
Чишмә районы - туризм үзәге булачак
Чишмә районы - туризм үзәге булачак
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас