Яңалыклар
16 Май 2024, 08:07

Үзгәрүчән дөньяга ничек яраклашырга?

Экспертлар шул хакта фикер алышты. 

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
https://glavarb.ru

Бу атнада Уфада “Валдай” халыкара дискуссия клубы экспертлары очрашты. Моны Башкортстан өчен зур вакыйга дип әйтергә була. Фикер алышуларда Русия, Һиндстан, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан экспертлары катнашты. Кунакларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Русия чит ил эшләре министры урынбасары Михаил Галузин сәламләде. 

“Валдай” клубы – 2004 елда оештырылган халыкара дискуссия мәйданчыгы. Анда, дөньядагы сәяси, социаль һәм икътисади проблемаларны бәяләп, глобаль мәсьәләләрне хәл итү, кризисларны җиңү юллары турында фикер алышалар. Клубның беренче конференциясе Бөек Новгородта Валдай күле янында уздырыла һәм исеме дә шуңа бәйле. Һәр ел саен клуб ил төбәкләрендә Азия, Якын Көнчыгыш, Европа, Үзәк Азия конференцияләрен үткәрә.

Былтыр форум Томскида узды, хәзер эстафетаны Уфа кабул итте. Бу юлы экспертлар IV Үзәк Азия конференциясенә җыелды. Сөйләшү Русия һәм Үзәк Азиянең бүгенге үзгәрүчән чынбарлыктагы үсеше һәм иминлеге турында барды. Шулай ук экстремизмга каршы тору, сәүдәне үстерү һәм миграция сәясәте, экология һәм климат проблемалары турында фикер алыштылар. Конференциядә катнашучылар бүген Русия һәм Үзәк Азия дәүләтләре арасындагы бәйләнешләргә тышкы көчләр, бигрәк тә Көнбатыш кире йогынты ясарга тырыша дип билгеләде. Ялган мәгълүмат тарату очраклары күп. Шуңа экспертлар хәвефсезлек булдыру буенча да ныклы хезмәттәшлек итәргә кирәклеген ассызыклады.

Халыкара дискуссия мәйданы итеп Уфаны сайлаулары юкка түгел. Безнең республика – географик һәм мәдәни генә түгел, ә икътисади яктан да Үзәк Азиягә иң якын төбәкләрнең берсе. Үзәк Азия дәүләтләре республиканың иң эре сәүдә партнерлары унлыгына керә һәм, санкцияләргә карамастан, Башкортстан белән товар әйләнешен арттыруны дәвам итә. Соңгы ике елда товар әйләнеше 15 процентка үскән, бу республиканың барлык тышкы сәүдәсенең 21 процентын тәшкил итә. Радий Хәбиров әйтүенчә, 2024 ел ахырына бу күрсәткечнең 25 процентка кадәр артуы көтелә.

– Европа белән Азия тоташкан урында булу безгә тиз арада, шул исәптән катлаулы тышкы икътисади шартларда да, юнәлеш алырга мөмкинлек бирә, – диде Радий Фәрит улы. – Илнең хәзерге катлаулы үсеш чорында без яңа икътисади чынбарлыкка бик тиз яраклаштык. Республиканың төп партнерлары арасында: көнчыгышта – Урта Азия илләре һәм көнбатышта – Беларусь.

– Башкортстан Урта Азия илләре белән мөнәсәбәтләрне актив үстерә. Ә Уфа – Русия белән Үзәк Азия арасында тарихи, мәдәни һәм, гомумән, цивилизацияле аралашудагы мөһим үзәкләренең берсе. Бу уникаль территория, – дип бәяләде “Валдай” клубының Үсеш һәм ярдәм фонды советы рәисе Андрей Быстрицкий. Ул Башкортстанның Үзәк Азия илләре белән тирән элемтәләр булдыруын билгеләде. Шуңа да экспертларны Уфада җыярга булганнар.

 Әйткәндәй, кунакларны Уфа белән якыннан таныштырдылар. Алар Республика белән идарә итү үзәгендә булдылар, Совет мәйданында генерал Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар. Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара кампусын күрделәр һәм Этнология тикшеренүләре институтының Археология һәм этнография музеенда сарматларның легендар алтынын карадылар. Алар Башкортстан халкының бик ачык, дустанә булуыннан канәгать калганнар.

Радий Хәбиров та тәү чиратта безнең республикада халыкларның дус яшәвен, бер-беребезнең гореф-гадәтләрен саклап, хөрмәт итүен билгеләде. “Дуслык өчен без бар шартларны булдырырга тырышабыз”, – диде ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас