Яңалыклар
16 Май 2024, 06:38

Бүген көн җәйгә ошаган!

Тагын да җылытачак, ди.

Бүген көн җәйгә ошаган!Бүген көн җәйгә ошаган!
Бүген көн җәйгә ошаган!

Тагын да җылытачак, ди.

 

Башкортстанда  һава температурасының +17° градуска җитүе көтелә. Быел бу күрсәткеч тансыклап көтеп алынган булып чыкты. Дөресен әйткәндә, “җылыта” дип кычкырып әйтергә дә шикләндерә –  җылы кире борылып китә күрмәсен.

Әле Уфада +10 С. Синоптиклар белдерүенчә, бүген явым-төшем булмаячак.

Җиле генә һаман төньяктан, талгын булса да, урын белән гайрәт күрсәтеп алыр. Температура көндез +12…+17° булыр дип көтелә.

17 майда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булыр.  Җил һаман төньяктан.

 Төнлә 0…+5°, урыны белән  −5°, көндез +12…+17°. Мар ае кебек – төнлә туңдыра, көндез җылы алдата.

 

Фото: 

dimitrovgrad-r73.gosweb.gosuslugi.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас