Республика халкы тәңкәләрне кәгазь акчаларга алмаштыра ала яисә үзенең банк исәбенә күчерттерә ала. 20 майдан 2 июньгә кадәр банклар “Тәңкәле атна” дигән акция үткәрә, алмаштыру операциясе өчен комиссия тотып калмаячаклар.
Өйдә җыелып киткән тәңкәләрне акциядә катнашкан теләсә нинди банкка тапшырырга мөмкин. Моның өчен кредит оешмасы офисына паспорт һәм тәңкәләрне (номиналлары буенча сортларга алдан аерсагыз, тагы да яхшырак булыр) җыеп килергә кирәк.
“Тәңкәләрнең шактый өлеше кешеләрнең копилкаларында җыелып ята, шул ук вакытта күп кибетләр яисә башка оешмалар вак акчага кытлык кичерә. Акция тәңкәләрне әйләнешкә кайтарырга һәм аларны ясауга чыгымнарны кыскартырга ярдәм итәчәк”, – диде БРның Милли банк идарәчесенең урынбасары Лилия Якупова.
Тапшырылган тәңкәләрнең саны һәм гомум суммасы буенча чикләүләр юк. Карайган, яньчелгән, бөгелгән һәм тишелгән тәңкәләрне алып килергә дә ярый. Иң мөһиме – бу тәңкәләр 1997 елдан алып чыккан булырга тиеш.
Акциядә катнашучы банклар исемлеге һәм тәңкәләрне кабул шартлары – монетнаянеделя.рф сайтында.
Чыганак: bashinform.ru