Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 Май , 21:47

Бер елда - 7 миллион пассажир

  Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Мостай Кәрим исемендәге “Уфа” халыкара аэропортының эшчәнлеге белән танышты.

Бер елда - 7 миллион пассажир
Бер елда - 7 миллион пассажир

 

Аэропортның генераль директоры Александр Андреев әйтүенчә, 2023 елның декабрь аенда 9 мең квадрат метрлы мәйдандагы аэровокзал комплексын кулланышка тапшырганнар. Комплекска 400 кеше сыя.

Яңа корылма эчке һәм халыкара терминалларны тоташтырган. Аэровокзал аша 2023 елда бер сәгатькә 1500 кешене үткәрүгә ирешкәннәр. Элек бу күрсәткеч 1200 булган. 2024 елда Уфа шәһәре аэропорты “Русиянең һава капкалары” милли премиясендә “Елның иң яхшы инвестиция проекты” номинациясендә җиңү яулаган.  

Радий Хәбиров аэропортның җитәкчелеге белән аның стратегик үсеше турында сөйләшү алып барды. Үсешнең бер юнәлеше – 2030 елга  пассажир агымын елына 7,2 миллион кешегә җиткерү. Моның өчен субсидия күләмен арттырырга кирәк. Төбәк җитәкчесе багаж бүлеген, бизнес-зал һәм яңартылган залны карады.

Аэропортта 1500 кеше эшли, Уфадан миллион кеше яшәгән 14 шәһәргә самолетлар оча, Русия һәм чит ил компанияләренең 40 авиакомпаниясе хезмәтләндерә.

2023 елда халыкара аэропорт аша 4,8 миллион пассажир үткән. Бу Русиянең уртача күрсәткеченнән 10 процентка күбрәк.

Чыганак:  glavarb.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: